«Сезнең ярдәм белән бөтен дөнья, бөтен ил безнең искиткеч республикада ниләр булганын, нәрсә сулаганын белә һәм моның өчен сезгә зур рәхмәт», — диде «Татмедиа» җитәкчесе.
Ул шулай ук быел республика массакүләм мәгълүмат чараларының WorldSkills Russia эшче һөнәрләре буенча Россия чемпионатын яктыртуда актив катнашуларын әйтте. Тиздән медиатармак хезмәткәрләрен яңа зур вакыйгалар — WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты, шулай ук Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көтә.
«Быел 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар узачак, һәм без бу эштә сайлаучылар буларак кына түгел, ә республика халкына булачак вакыйгалар турында сөйләүчеләр буларак та актив катнашачакбыз», — дип сүзен йомгаклады Айрат Зарипов.
«Татмедиа» җитәкчесе бүләкләрен «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре дә алды. Генераль директор урынбасары, «Атна вакыйгалары» газетасы баш мөхәррире Аяз Исмәгыйлевны һәм хәбәрче Наталья Рыбакованы Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
Рәхмәт хатларын рус редакциясе баш мөхәрриренең беренче урынбасары, һәлакәтләр бүлеге мөхәррире Светлана Белова,икътисад, сәнәгать һәм финанс бүлеге мөхәррире Александр Третьяков, координатор Дмитрий Киселев, хәбәрчеләр Диана Авакян, Гөлнар Гарифуллина, Надежда Гордеева һәм Егор Никитин, фотограф Салават Камалетдинов алды.