Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларының 50 иң яхшы вәкилен бүләкләделәр. Агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов ТР Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы бүләкләрен тапшырды.
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров һ.б. ТР Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре: «События недели» газетасының баш мөхәррире Аяз Исмәгыйлев, татар лентасының баш редакторы Рәмис Латыйпов, хәбәрче Надежда Гордеева, күзәтүче Наталья Рыбакова, координатор Дмитрий Киселев, фотохәбәрчеләр Рамил Галиев һәм Солтан Исхаковка ТР Тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы коллективы, шулай ук күзәтүче Диана Авакян, фотохәбәрче Владимир Васильев һәм видеооператор Шамил Хәлилуллов нәтиҗәле хезмәте, чараларны оештыру һәм яктыртуда актив катнашканнары өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Татар-информ» агентлыгының авыл хуҗалыгы бүлеге редакторы Илдар Закиров Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары тармагындагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Татмедиа» агентлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
«Сезне тагын бер тапкыр лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм. Сезнең кебек искиткеч кешеләр белән эшләвемә шатмын», - дип искәртте Айрат Зарипов бүләкләү тантанасы ахырында.