"Алтын каләм" бәйгесе җиңүчеләре билгеле

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Казанда “Алтын каләм” – “Золотое перо” XXIV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестивале тәмамланды. Җиңүчеләрнең исеме билгеле булды.

“Алтын каләм” – “Золотое перо” XXIV Республикакүләм балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр фестиваленең Гран-при бүләгенә Баулы районыннан Руфинә Гыймаева (рус журналистикасы) һәм Аксубай районнан унынчы сыйныф укучысы Айназ Сөләйманова (татар журналистикасы) ия булды.

Кызлар КФУда “Журналистика” юнәлеше буенча укыячак. Уку өчен акча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

“Бүген иң зур хыялым чынга ашты – мин “Алтын каләм” фестиваленең Гран-при иясе булдым. Дөресен генә әйткәндә, көтмәгән идем, бу минем өчен көтелмәгән хәл булды. Фестиваль җиңүчесе булу минем өчен зур хөрмәт”, - дип кичерешләре белән уртаклашты Айназ Сөләйманова.

Быел "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале XXlV тапкыр үткәрелде. Бәйгедә Татарстанның 24 районыннан 120 яшь журналист катнаша. Фестиваль яшьләрнең талантын ачу, аларга ярдәм итү максатында оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International