Бүген, 6 июньдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оешуга 29 ел тулды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин әлеге уңайдан редакция коллективын туган көне белән котлап, агентлык хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Сезнең хезмәтегез өзлексез эшли торган предприятиене хәтерләтә. Сез дә эшегезне бер минутка да туктата алмыйсыз һәм һәрвакытта да теләсә нинди хәлгә әзер булырга тиешсез. Бүгенге көндә «Татар-информ» агентлыгы күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә», - диде Андрей Кузьмин.
«Әле моннан өч ел элек кенә, мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков белән эшли генә башлаганда, ул икенче унлыкта иде. Шуңа да карамастан, бер урында тукталып калмаска, алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Чөнки төбәктәге гаммәви мәгълүмат чаралары да йоклап ятмый, алар да башта сез тәкъдим иткән һәм үзләштергән технологияләр буенча эшли башлады», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.
«Татмедиа» башлыгы журналистлар Егор Никитин һәм Динара Прокопьева, корректор Марина Орлова, тәрҗемәчеләр Гөлүзә Василова һәм Рәис Габдуллин, шулай ук «Татар-информ»ның татар лентасы редакторы Ләйсән Хафизовага Рәхмәт хатлары тапшырды.