«МедиаТЭК» гомумроссия конкурсы

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

2019 елның 2 – 5 октябрь көннәрендә Мәскәүдә Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча «Россия энергетика атнасы» халыкара форумы узачак.

РЭА форумы кысаларында Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең һәм төбәк администрацияләренең матбугат хезмәтләре өчен бишенче гомумроссия «МедиаТЭК» конкурсын оештыра. Конкурс региональ һәм федераль дәрәҗәдә үткәрелә. 

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабына 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 1 августына кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән яисә гамәлгә ашырылган проектлар һәм журналист эшләре кабул ителә. "МедиаТЭК» конкурсының региональ этабында катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабында катнашу өчен 2019 елның 3 июненнән 29 июленә кадәр сканер аша чыгарылган форматта («pdf»  формат) электрон документ рәвешендә Iskander.Salihov@tatar.ru адресына билгеләнгән рәвештә әзерләнгән гариза җибәрергә кирәк.

"МедиаТЭК" конкурсының төбәк этабын үткәрү турындагы нигезләмә белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин: http://mpt.tatarstan.ru/rus/ren-2019.htm.

"МедиаТЭК" конкурсының федераль этабы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү РЭА форумын уздыру кысаларында 2019 елның 2 – 5 октябрендә Мәскәүдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International