2019 елның 27 – 29 маенда “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә “Динамо” спорт үзәгендә оештырылган гамәли курслар эшләде. Алар кризислы хәлләр килеп туган вакытта эшләү һәм террорчылыкка каршы тору проблемаларын яктырту мәсьләләренә багышланды.
Курсларда Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының 50 вәкиле һөнәри яктан осталыгын арттырды, соңыннан аларга квалификация арттыру турында таныкламалар тапшырылды.