Татарстан нәшрияты «Кызыл мәйданда» үзенең яңа китапларын тәкъдим итәчәк

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Мәскәүдә 1-6 июнь көннәрендә бишенче тапкыр әдәби бәйрәм – «Кызыл мәйдан» китап фестивале узачак. Ул А.С.Пушкинның туган көненә һәм рус теле көненә багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә Россиядән нәширләр очрашачак, ә язучылар үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим итәчәкләр һәм сорауларга җавап бирәчәкләр.

Традиция буенча Татарстанны Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итәчәк. Республика китаплары белән 17нче номерлы чатырда («Россия төбәкләре») танышып булачак.

Нәшрият стендында 2 июньдә 13.50 сәгатьтә автор- хикәяче Галимҗан Гыйльмановның «Балалар өчен татар мифологиясе» китабын тәкъдим итү була. 
Фестивальнең 6 көнендә 500гә якын чара - лекцияләр, мастер-класслар, презентацияләр, концертлар һәм спектакльләр узачак.

Бу юлы «Кызыл мәйдан» театр елы химаясендә узачак.

Китап фестивале 1-2 июнь - 10нан 23.00 сәгатькә кадәр; 3-6 июнь - 10нан 22.00 сәгатькә кадәр эшли.
Адрес: Мәскәү, Кызыл мәйдан.
Фестивальгә керү ирекле.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International