Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк:
Һәр номинациядә бер җиңүче һәм призерлар (2,3 урын) билгеләнәчәк - аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА ПРЕМИЯЛӘР тапшырылачак. • "Иң яхшы фото/видорепортаж" номинациясендә бер җиңүчене билгеләү күздә тотыла.
Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.
Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә. Катнашып калырга ашыгыгыз, дуслар!
Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.