"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар телле YouTube каналындагы видеоларны 2019 елның апрель аенда 70,4 мең уникаль тамашачы караган, караулар саны 128,1 меңгә җиткән. Ел дәвамында караулар саны исә 2 822 358 тәшкил итә. Бу мәгълүмат канал аналитикасында күренә.
Каналда иң күп каралучы видеолар - татар концертларыннан. Икенче урында "Татарча лайфхак" махсус проекты видеолары, өченче урында "Илгиз ил гизә" видеопроекты, дүртенче һәм бишенче урыннарда - татар шәһәр мәдәниятенә багышланган "Шәһәрчеләр" видеоциклы һәм татар спектакльләреннән язмалар.
"Татар-информ"ның татарча видеоларын күпчелек тамашачылар YouTube үзе тәкъдим иткән тупланмадан кереп карый. 77% тамашачы видеоларны мобиль җайланмалардан карый. "Татар-информ" YouTube каналын телевизор аша караучылар өлеше 4,6% тәшкил итә. Соңгы күрсәткеч 2018 елның апрель аенда да шундый булган.
"Татар-информ" YouTube каналындагы татарча видеоларны караучыларның 87% - Россиядән, икенче урында Казахстан (1,7%), башка илләр өлеше 0,5 - 0,1% тәшкил итә: АКШ, Кыргызстан, Үзбәкстан, Германия, Беларусь, Азәрбәйҗан һ.б.
Видеоканалны күзәтеп баручыларның 98% видеоларны язмада карый. Онлайн-трансляцияләрне 2% тамашачы карый. Тамашачыларның 10% каналга язылган һәм аны даими күзәтә. Язылучылар саны 17 653 тәшкил итә.