"Татар-информ" белән "Башинформ" мәгълүмат агентлыклары арасында Меморандум төзелде

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Меморандумны "Татар-информ" генераль директоры Шамил Садыйков һәм "Башинформ" генераль директоры Максим Ульчев имзаладылар.

Бүген, Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларындагы эшлекле форумда Татарстанның "Татар-информ" һәм Башкортстанның "Башинформ" мәгълүмат агентлыклары арасында рәсми Килешү төзелде. Килешүне "Татар-информ" генераль директоры Шамил Садыйков һәм "Башинформ" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Максим Ульчев имзаладылар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы 1990 елда оешкан. Агентлык рус һәм татар телендә эшләүче ике редакциядән гыйбарәт. Хәзерге вакытта агентлык тарафыннан tatar-inform.ru, tatar-inform.tatar, intertat.tatar, sntat.ru сайтлары, "Атна вакыйгалары" һәм "События недели" басма газеталар өчен контент әзерләнә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, агентлык Татарстанда телгә алынучы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында беренче урында тора.

"Башинформ" 1992 году елда оешкан. Рәсми сайты bashinform.ru, ул рус һәм башкорт телендәге версияләрдән гыйбарәт. Башинформ сайты - Башкортстанда телгә алынучы төп гаммәви мәгълүмат чарасы.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International