Түбән Кама телерадиокомпаниясе «Мин НТР карыйм» бәйгесе башлануын хәбәр итә. Бәйге телекомпаниянең 24 еллыгына багышланган.
Бәйгегә төсле буяулар белән ясалган А4 форматындагы рәсемнәр һәм 5 минутлык видеороликлар (интервью, репортаж, видеоклип һ.б.) кабул ителә.
Конкурста мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала.
Эшләр 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Рәсемнәрне Химиклар поспектындагы 64а йортына китерергә, видеороликларны, «Конкурска» дигән тамга белән, tsn077@yandex.ru адресы аша җибәрергә кирәк.
Белешү өчен телефоннар:(8555) 41-13-13, 40-07-70.
Төрле яшь төркемнәре буенча иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.