“Ростелеком" компаниясе Ericsson белән берлектә “Бергә цифрлы киләчәккә" дип аталган конкурс үткәрә.
Әлеге конкурс быел сигезенче тапкыр оештырыла. Аңа Идел буе журналистларыннан һәм блогерларыннан 270 эш кергән инде, шунысы кызыклы, мәгълүмат технологияләренә багышланган иң күп материаллар Татарстаннан җибәрелгән. Журналистлар һәм блогерлар үз эшләрендә республикада цифр технологияләре, технологик яңалыклар, Интернеттагы намуссыз реклама һ. б. турынд яза.
SMI.rt.ru конкурсын оештыручылар хәбәр иткәнчә, эшләр 2019 елның 31 мартына кадәр кабул ителде. Җиңүчеләргә бүләкләр Ericsson компаниясенең Стокгольмда урнашкан штаб-квартирасында тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, конкурсның төбәк этабында төрле елларда “Республика Татарстан” газетасы журналистлары Фәридә Якушев һәм Евгения Чеснокова җиңү яулаган иде.