Татарстанлылар цифрлы телевидениегә күчү мәсьәләләре буенча "Халык контроленә" мөрәҗәгать итә алалар

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

«Халык контроле» сервисында мөрәҗәгатьләрнең яңа категориясе барлыкка килде — хәзер татарстанлылар цифрлы телевидениегә күчү турында үз сорауларын бирә алалар, дип хәбәр итә Татарстан Элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

Телевизорны көйләүдә һәм антеннага яки цифрлы приставкага тоташтыруда проблемалар килеп чыкса, белгечләр сервисны кулланучыларга консультация бирәчәк. Экспертлар бу тема буенча республика халкыннан кергән барлык сорауларга да җавап бирер дип көтелә.

Гариза бирү өчен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм проблеманы җентекләп тасвирларга кирәк. Тикшерү узганнан соң мөрәҗәгать «Халык контроле»нең барлык кулланучыларына күренәчәк. Бу категориядә мөрәҗәгатьләрнең модераторы – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International