Шаян ТВ балаларда сабый чактан ук туган телгә мәхәббәт уятуны һәм татар телендә аралашуга ихтыяҗ тудыруны үзенең төп максаты итеп куя. 3 – 15 яшьлек балалар әлеге канал тапшырулары аша үзләрен кызыксындыра торган күп кенә сорауларга җаваплар, ә иң мөһиме – файдалы мәгълүмат таба ала.
Каналны ачып җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президентының катнашуы бу проектның милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне, телне саклап калудагы әһәмияте хакында сөйли. 2018 елның 12 ноябрендә республика җитәкчесе, символик төймәгә басып, балалар өчен татар телендә сөйли торган Шаян ТВ каналын кабызып җибәрде. Татар балалары өчен махсус канал булдыру фикере дә Президентның үзеннән башланган иде. Аның фикеренчә, телне, милли мәдәниятне һәм милли мәгарифне саклап калуда телевидениенең роле бәяләп бетергесез.
Беренче этапта Шаян ТВ “Таттелеком” кабель телевидениесе ярдәмендә күрсәтте. Ә гыйнвар ахырында инде телевизорны МТС аша караучылар да Шаян ТВ каналын карау бәхетенә иреште. Февраль ахырында исә каналга тагын бер телеоператор – «Эр Телеком Холдинг» (ДомРу) клиентлары да килеп кушылды. Беренче татарча балалар телеканалын мондый гаиләләр Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә цифр телевидениесе аша – 32 нче төймәдә, аналог телевидениесе аша Казанда — 51 нче, Түбән Камада — 56 нчы, Чаллы шәһәрендә 58 нче төймәләрдә карый ала.
Бәләкәй тамашачыларга татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар һәм Шаян ТВ каналының үз проектлары тәкъдим ителә. Бу проектлар балаларның үзләре кебек үк яшь алып баручылар һәм кечкенә хәбәрчеләр ярдәмендә эшләнә.
Телеканалны караучыларның саны республика буенча гына түгел, республикадан, хәтта илебездән читтә дә арта бара. Өч ай элек Шаян ТВның үз сайты барлыкка килү моңа зур этәргеч булды, ә узган елның декабреннән башлап сайтның инглиз телендәге версиясе дә дөнья күрде. Шулай итеп, яңа телеканалны татар һәм рус телләрендә аралашучы балалар гына түгел, аларның инглиз телле яшьтәшләре дә карый ала. “Татарларның 30 проценты гына Татарстаныбызда яши, калганнары Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә гомер кичерә”,– дигән иде Татарстан Республикасы Президенты әлеге телеканалны ачканда. Шуңа күрә Шаян ТВ Татарстанда гына түгел, Россиядә, әкренләп бөтен дөньяда күрсәтүче канал булсын өчен барлык көчебезне дә куячакбыз, диде республика башлыгы.