Экстремистлыкка каршы торуны Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы экстремистлыкка каршы торуны яктыртуга багышланган эшләргә конкурс игълан итте.

 

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын  террористлык һәм экстремистлык мәсьәләләренә, шулай ук Татарстан Республикасында халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне яктыртуга җәлеп итү.

Гаризалар агымдагы елның 28 февраленнән 29 июленә кадәр кабул ителә.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ГАРИЗА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International