Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә органнары темасын иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителә. Документлар 2019 елның 10 мартына кадәр anna.lobastova@tatar.ru адресы буенча бары тик электрон рәвештә һәм электрон почтага гына кабул ителә.
Конкурс нигезләмәсе буенча җиңүчеләр дипломнар, рәхмәт хатлары һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- "Республика басмаларында иң яхшы язма"
- "Район массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы язма"
- "Иң яхшы телесюжет"
- "Иң яхшы радиосюжет"
- "Иң яхшы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге сайты"
Конкурста юридик затлар (газета редакцияләре, телерадиокомпанияләр, иҗат берләшмәләре һ.б) һәм физик затлар (штаттагы һәм штаттан тыш авторлар), "Иң яхшы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге сайты" номинациясендә республика муниципаль берәмлекләре катнаша ала.