Волонтерлар «цифрлашырга» булышачак

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Казан тулысынча цифрлы телевидениегә күчәчәк. Июнь аенда  шәһәр халкы ике мультиплекстан файдалана алачак, ә менә региональ телеканаллар элеккечә күрсәтүен дәвам итәчәк әле. Аналог һәм цифрлы телевидение  тапшыруларын аеру бик җиңел: федераль каналларда аналог телевидениесе тапшыруларында логотип янәшәсендә “А” хәрефе күренә.

«Цифрлы»га күчү өчен казанлылар телевизорларының DVB-T2 форматында эшләү-эшләмәвен ачыкларга тиеш. Моның турында мәгълүматны җайланманың паспортыннан укып яисә  телевизор моделен  Россия телевидения һәм  радиотапшырулар челтәре сайтыннан (rtrs.ru) табып  белергә була.Әгәр җайланманың (телевизорның) «цифрлы»дан файдалану мөмкинлеге булса, күпфатирлы йортта яшәүчеләр өйнең гомуми антеннасына тоташырга тиеш. Телевизор цифрга көйләнмәгән икән инде, ул очракта  махсус җайланма сатып алырга кирәк. Бу яңалыклар кабель аша тапшырыла торган түләүле челтәрләр абонентларына, IPTV һәм  спутник телевидениесенә ия булучыларга кагылмый.

 Рифат Ханнанов әйтүенчә, күпфатирлы йортта яшәүчеләр цифрлы телевидениегә тоташу өчен «Ачык Казан» сайты аша гариза бирә ала. Белгечләр телевизорны көйләү яисә, кирәк очракта, күпфатирлы йортка куелган антеннаны ремонтлау буенча ярдәм күрсәтәчәк. Якын арада  шәһәр халкын бу яңалык белән  белән таныштыру өчен, махсус өйрәтелгән волонтерлар эшкә керешәчәк. Аларның барысына да сертификатлар һәм махсус кием бирелә. Волонтерлар турында мәгълүмат мэрия сайтына урнаштырылачак.

-  Шәһәрдә «цифрлыга»  күчү өчен кирәкле инфраструктура  әзер. Өлкән буын кешеләренә  бу яңалыкларга күнегү өчен ярдәм кирәк булуы мөмкин. Шуңа күрә һәр фатирга кереп аңлатып йөриячәк волонтерларның эше бик кирәкле. Моның төгәл графигын булдырырга, социаль министрлыктагы коллегалар белән бергәләп эшләргә кирәк, - диде Казан мэры Ильсур Метшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International