Татарстанда яңа телепроект башлана

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Татарстанда  “Мәхәббәт сукмагыннан” (“По дороге любви”) исемле яңа телепроект эшли башлады. Ул гаилә кыйммәтләренең абруен арттыруга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җомга көннәрендә  кичке сигезенче яртыда булачак тапшыруда  алтын туйларына кадәр бергә яшәгән гаиләләр  катнаша. Алар телеэкраннар аша бере-береңне хөрмәт итеп бәхетле яшәү серләре, килеп туган кыенлыклардан чыгу юллары белән уртаклашачак. Беренче тапшыру  Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты  Ренат Харис һәм аның хатыны Лилия ханым гаиләсенә багышлана.

Проектта шулай ук  гаилә тарихы белән уртаклашырга теләүче татарстанлылар да катнаша ала. Моның өчен муниципаль районның ЗАГС бүлегенә яисә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, 8(843)554-30-31 телефоны буенча “Татарстан” ДТРК шалтыратып йә Дәүләт Советына электрон почта (gossov@gossov.tatarstan.ru) аша хәбәр юллап та тапшыруда катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International