Казанда чуваш телендә чыга торган «Сувар» газетасы 25 еллыгын бәйрәм итә

2019 елның 15 феврале, җомга

Казанда чуваш телендә нәшер ителә торган «Сувар» иҗтимагый-сәяси газетасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта «Сувар»газетасының рәсми сайты хәбәр итә.

Юбилей чарасы 16 февраль көнне Казанның Халыклар дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57) узачак. Бәйрәмгә күп кенә кунаклар һәм Чабаксар шәһәреннән мәшһүр «Сявал» ансамбле килер дип көтелә. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.

16 февраль Россиядә берьюлы ике төбәктә киң колачлы чаралар оештырыла. Чабаксарда чуваш яшьләре форумы узса, Казанда Татарстан чувашларының «Сувар» газетасы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Газета «Хыпар» (Весть) газетасының данлы традицияләрен дәвам итә. Аның беренче саны моннан 113 ел элек нәкъ менә Казанда дөнья күргән.

Юбилей кысаларында мөхәррирләр катнашында түгәрәк өстәл, газетаның үз хәбәрчеләре һәм укучылар конференциясе, тантаналы кичә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International