"Интертат" электрон газетасы тарихта беренче тапкыр айга 100 мең уникаль кулланучы җыйды

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

"Интертат" электрон газетасы тарихта беренче тапкыр айга 100 меңнән артык уникаль кулланучы җыйды. Liveinternet бәйсез аналитика сервисы 2019 елның гыйнварында intertat.tatar сайтына 108 225 уникаль кулланучы кергәнен күрсәтә. 2018 елның декабрь аенда бу күрсәткеч 90 668 булган.

Liveinternet сервисы мәгълүматлары буенча, "Интертат" электрон газетасы сайты шулай ук 2018 елда татар телле электрон мәгълүмат чаралары арасында беренче урынга чыкты. Моннан тыш, бу ресурс татар телле сайтлар арасында да беренчелекне били.

“intertat.tatar” дан соң популяр татар сайтлары арасында "Шәһри Казан” газетасы сайты – 2019 елның гыйнвар аенда аңа 75 635 уникаль кулланучы кергән. 

  • "Интертат" электрон газетасын республиканың "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгы әзерли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International