Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының 2018 елдагы эшчәнлегенә багышланган йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм мәгълүмат чараларының (ММЧ) вәкилләре арасында «Ирләр сәламәтлеге елы» темасына республика конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурс ММЧ аша җәмәгатьчелек игътибарын ирләр сәламәтлеген саклау һәм профилактикалауның, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның актуаль мәсьәләләренә җәлеп итү максатында үткәрелде.
Бөтен республикадан 100дән артык эш керде. Конкурста җиңүчеләрне ТР сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыков котлады.