2018 елда социаль челтәрләрдә «Татмедиа» АҖ басмалары сәхифәләренә язылучылар саны 1,5 миллион кешегә җиткән. Әлеге уңайдан Instagram социаль челтәре (147 процент) барысын да уздырган. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.
Хәзерге вакытта холдингның барлык редакцияләре дә яңалыклар һәм редакция контенты белән уртаклашырга мөмкинлек бирә торган барлык популяр социаль челтәрләрдә дә тәкъдим ителгән. Статистика күрсәткәнчә, «ВКонтакте»да язылучылар саны – 40, «Одноклассники» социаль челтәрендә – 56, Facebook та – 89, YouTube видеохостингында – 107, Instagram социаль челтәрендә 147 процент тәшкил иткән.