Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2018 елның 27 декабрендә булачак

2018 елның 24 декабре, дүшәмбе

Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2018 елның 27 декабрендә Эшмәкәр йортында булачак. 

Конкурс номинацияләре:  

 "Иминлекле эшкуарлык климаты" - Татарстан Республикасында инвестиция климатының торышына бәйле материал яки мәкаләләр сериясе;

"Татарстанда ясалган" - КУЭ субъектларының чимал булмаган экспортын үстерүгә бәйле материал яки мәкаләләр сериясе;

"Бизнес өчен КФҮ" - Күпфункцияле үзәкләр челтәрендә бизнес өчен хезмәтләр үсеше турында материал яки мәкаләләр сериясе;

"Сәнәгый эволюция" - җайланмаларны модернизацияләү буенча дәүләт программалары ярдәмендә КУЭ субъектларын үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;

"Сәнәгый мәйданчыкларның резидентлары" - Татарстан Республикасында сәнәгать паркларын үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;

"Җәмгыять файдасына" - социаль эшкуарлыкны үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;

"Тагын да тапкыррак" - Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгын үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;

"Конкуренция стандарты" - Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе;

"Казанышлы ачышлар" - Татарстан Республикасында инновацион эшкуарлыкны үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе

"Сыналган бизнес" - тикшерүләр уздырганда контроль-күзәтчелек органнары белән эшкуарларның үзара хезмәттәшлеге турында материал яки мәкаләләр сериясе;

"Файдалы контракт" - контракт системасы турында материал яки мәкаләләр сериясе;

 "Хәләл-индустрия" - Татарстан Республкиасында хәләл-индустрияне үстерү турында материал яки мәкаләләр сериясе.

Конкурс эшкуарлык эшчәнлеген популярлаштыру, эшкуарның уңай образын формалаштыру, Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешен яктыртуны актуальләштерү максатында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International