Республика клиник хастаханәсе табиблары ветераннарны «Татмедиа» басмаларына яздырды

2018 елның 21 декабре, җомга

Республика клиник хастаханәсе коллективы картлар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм ветераннарны «Татмедиа» АҖ басмаларына яздырды.

«Бу инде хәйрия традициясенә әверелеп килә. Без табиблар, пациентлар һәм аларның туганнарына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән әлеге акциядә катнашуыбызга шатбыз», - дип искәртте Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин.

Бүлек мөдирләре һәм хастаханә белгечләре Татарстан урамында үзләрен һәм туганнарын «Казанские ведомости», «Шәһри Казан» газеталары, «Сөембикә», «Татарстан» журналлары һ.б. басмаларга яздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International