“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының фотохәбәрчесе Рамил Гали Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән “Татар халкының этнографик бизәкләре” фотоконкурсында “Фотография-документ” номинациясендә беренче урынны яулады.
Рамил Гали “Уйна, гармун” һәм “80 еллар ахыры – 90 еллар башы” дип аталган фоторәсемнәрен тәкъдим иткән. Бәйгенең жюри әгъзалары ул эшләрне беренче дәрәҗәле дипломга лаек дип тапкан.
Бәйгедә беренче урын яулаган фотографларга – 65 мең, икенче урынга – 45 мең, өченче урынга – 25 мең акчалата бүләк тапшырыла.
Рамил Гали “Татар-информ” хәбәрчесенә акчалата бүләкне мәдәният министры Ирада Әюповадан алырга теләвен әйтте. “Ул акчага мин эшем өчен ноутбук алачакмын. Фотосурәтләрне шунда ук журналистларга җибәрер өчен, ноутбук кирәк. Ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында мәдәният министры булуын телим”, - диде Рамил Гали үзе "Татар-информ" хәбәрчесенә
Бәйге 2014 елдан башлап “Татар халкының милли бердәмлеген саклап калу (2014 - 2019)” дәүләт программасы буенча “Портрет”, “Традицияләр һәм гореф-гадәтләр” һәм “Үзешчән-гамәли сәнгать” номинацияләре буенча үткәрелә. Бәйге Татарстанда һәм республикадан читтә татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.