Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Баулы районындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты өчен басмаларга язылган.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Подписка бүләк ит» (#ПодариПодписку) акциясендә катнашты.
«Татмедиа» АҖ акциясе кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районы Кырым-Сарай авылында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган йортка "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан","Республика Татарстан" газеталарын, "Чаян", "Сөембикә" журналларын яздырды
«Татмедиа» басмаларына язылып, төрле учреждениеләргә бүләк ясау акциясенә теләге булган һәркем кушыла ала. Бүген депутатлар 200дән артык республика басмаларына язылган.
«Подписка бүләк ит» (#ПодариПодписку) акциясенә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кушылган. Ул ветераннар һәм балалар йортлары өчен язылган.
Депутат, республиканың Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов балалар йортлары өчен төрле басмалар яздырган.
Әлеге акциядә шулай ук депутатлар Лотфулла Шәфигуллин, Илшат Әминов, Шакир Яһүдин, Разия Садыйкова һәм башкалар катнашкан.