Федераль Собраниенең рәсми басмасы тиздән республикабызда электрон һәм басма рәвешләрдә нәшер ителә башлаячак. Меморандумга Федерация Советының регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты рәисе, “Парламентская газета”ның күзәтүчеләр советы әгъзасы Андрей Кутепов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Мөхәммәтшин, “Парламентская газета”ның баш мөхәррире Александр Коренников һәм “Республика Татарстан” газетасының баш мөхәррире Александр Латышев имза салды. “Парламентская газета” безгә тагын да якыная, укучыларга оператив килеп җитәчәк, һәм бу бик мөһим. Хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы булыр дип ышанам”, – диде
Фәрит Мөхәммәтшин. Александр Коренников әйтүенчә, Россия басмасы республикада үз укучысын табар һәм киң катлау аудитория өчен кызыклы булыр. Андрей Кутепов, газеталарның үзара хезмәттәшлеге, бер яктан, халыкның закон чыгару эшчәнлеге турында мәгълүматын арттырса, икенче яктан, гражданнарга нинди законнар кирәклеге турында объектив картина тудырачак, дип белдерде.
Александр Латышев “Республика Татарстан” газетасының 102 елдан артык чыгуын бәян итте. Аның сүзләренчә, “бүгенге вакыйга газетабыз тарихының иң истәлекле битләренең берсе булачак. Бу килешүнең ике як өчен дә файдалы булуы бәхәссез, чөнки “Парламентская газета” географиясен киңәйтсә, безнең газета федераль дәрәҗәгә чыга башлый”.
Редакциядән: “Парламентская газета” 1998 елда гамәлгә куелды, атнага бер тапкыр җомга саен 60 мең тираж белән басыла. Газетаның электрон версиясе дә халык арасында популяр. “Медиалогия” компаниясе рейтингы буенча Россиянең 210 әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары арасына керә.