Татарстан полиграфистлары Worldskills стандартлары буенча Башкортостанда узачак ачык региональ чемпионатта катнаша

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Worldskills Татарстан региональ чемпионатында “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясендә җиңү яулаган КНИТУ-КХТИ студенткасы Элеонора Агеева Башкортостанда узачак региональ чемпионатта Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак. Бу хакта чемпионатның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башкортостанга шулай ук Worldskills хәрәкәтенең “Матбугатта басма технологияләр” компетенциясе буенча Татарстан Республикасында сертификаты булган бердәнбер эксперт, Татарстан полиграфиясе флагманы “Идел-пресс”ның баш технологы Светлана Кинтас  та җыена.

“Worldskills хәрәкәтенең Россиядә зур тизлек белән үсә баруы бу өлкәдәге яшь белгечләргә  һөнәри осталык  ягыннан көч сынашыр өчен  башка төбәкләргә чыгу мөмкинлеге бирә. Татарстан җитәкчеләренең ярдәме һәм Worldskills хәрәкәтенең  илдә ныгый баруы аркасында яшь полиграфистларыбыз  үзебездә генә түгел, башка  төбәкләрдәге шундый ук белгечләр белән дә көч сынаша. Быел, миңа билгеле булганча, Башкортостандагы региональ чемпионатта зачеттан тыш Мәскәү һәм Татарстан яшьләре катнашачак”, – дип белдерде Кинтас.

 “Яшь профессионаллар” IV региональ чемпионаты (WorldSkillsRussia) Башкортостанда 12 – 14 декабрьдә узачак. Чемпионатка  республика шәһәрләрендә  һәм районнарында узган сайлап алу этапларында төп категориядә (16 – 22 яшьлекләр) 50 компетенция буенча һәм юниор категориясендә (16 яшь һәм яшьрәкләр) 24 компетенция буенча җиңгән яшьләр катнаша. Чемпионатның төп ярышлары Уфа каласындагы ВДНХ-ЭКСПО залында узачак, шулай ук Эстәрлетамак шәһәрендә дә әлеге максатларга хезмәт итәчәк ике мәйданчык оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International