Быелның 18 декабрендә Казанда Татарстан Журналистлар берлеге съезды узачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
Президиум чара үткәреләчәк урынны да билгеләгән. Съезд Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында оештырыла.