Хәзер без күнеккән телевидение “зәңгәр томаннар артында” калачак, чөнки ул рәсемнәренең сыйфаты буенча да, тавыш ягыннан да цифрлысына караганда күпкә кайтыш.
Аналог телевидениесеннән (гамәлдәге телевидениенең аталышы дөрес итеп әйткәндә шулай) цифрлыга күчеп бетү киләсе елның 14 – 15 гыйнварларында булырга тиеш, дип хәбәр ителә Россия элемтә министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Волин сүзләренә сылтама ясап, Радиотелевидение тапшыру үзәгеннән килгән (РТПЦ) рәсми хәбәрдә.
“Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин сүзләренә караганда, аналог телевидениесеннән цифрлыга күчү 2019 елның 14 – 15 гыйнварында планлаштырыла”, – диелгән әлеге мәгълүматта.
Региональ ТРПЦ билгеләп үткәнчә, “аналог”ның алга таба үсеше техник яктан да, икътисадый яктан да отышлы түгел. Мондый телевидение, цифрлыга караганда рәсем сыйфаты һәм тавышы ягыннан калышуга карамастан, ешлык ресурсын күбрәк таләп итә икән.
Республиканың теле- һәм радио ешлыклар өчен җаваплы оешмасы, республика халкының цифрлы телевидение “килеп җиткәнче” әзерләнә торырга тиешлегенә басым ясый. Күчеш минимум чыгымнар таләп итәчәк, ди алар, аның каравы егермеләп түләүсез каналдан яхшы сыйфатлы тапшырулар карау мөмкинлеге булачак.
Цифрлы телевидениегә күчүнең ике ысулы бар. Беренчесе – телевизорны цифр сигналын кабул итү өчен көйләргә кирәк. Хәзерге телевизорларның күбесенә моңа кирәкле махсус җайланмалар урнаштырылган. Икенчесе исә, телевизорның үзендә махсус җайланма булмаган очракта, аның өчен өстәмә җайланма сатып алырга кирәк булачак. Бу җайланма – DVB T2 форматында сигнал кабул итә торган приставкадан һәм аңа тоташтырыла торган дециметрлы антеннадан гыйбарәт.
Татарстан оешмасы (РТПЦ) зәңгәр экраннарны күчерү өчен кирәкле җайланмалар турында халыкка тулы мәгълүмат бирергә әзер. Моның өчен 8 800 220-20-02 (шалтырату түләүсез) яисә (843) 2000-528 номерларына шалтыратырга йә tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк.