“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе YouTube каналына язылучылар саны 10 мең 261 кешегә җитте. 2016 елның 20 октябрендә теркәлгән каналдагы видеолар бүгенге көндә 3 232 202 тапкыр каралган.
Татар редакциясенең Tatar-inform.tatar Ютуб каналында иң күп каралган язмалар арасында Хәния Фәрхи белән хушлашу видеолары бар, алар 1 миллионнан артык тапкыр каралган.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе үз YouTube каналында төрле чараларны, шул исәптән татар эстрадасы артистлары концертларын, татар спектакльләрен, мәртәбәле шәхесләр белән очрашуларны онлайн күрсәтә. Каналда редакция әзерләгән "Шәһәрчеләр", "Илгиз ил гизә" видеопроектлары да урын алган.