Казанда Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы була Бу хакта тулырак

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

Казанда Казахстан һәм Россия арасында хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы Россия Хөкүмәте Рәисе беренче урынбасары – Россия финанс министры Антон Силуанов һәм Казахстан Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин рәислегендә узачак. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Казанда 26 октябрьдә була. Яклар ягулык-энергетика комплексы һәм сәнәгать, электроэнергетика һәм транспорт өлкәсендә фикер алышачак.

Kazinform һәм “Татар-информ” агентлыклары хезмәттәшлеге турында меморандум имзалануы көтелә.

Татарстанның Казахстанга төп экспорт юнәлешләре булып, ягулык-энергетика комплексы һәм машина төзелеше продуктлары тора. Татарстан кара металл, бакыр һәм аннан ясалган эшләнмәләр кертә. 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International