«Яшьләр хәрәкәте тарихы» журналистларның Бөтенсоюз Ленинчыл коммунистик яшьләр союзы (ВЛКСМ) оешуның 100 еллыгына багышланган ачык республика конкурсының җиңүчеләре билгеләнде

2018 елның 26 октябре, җомга

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәмендә ВЛКСМ оешуга 100 ел тулу уңаеннан журналистлар өчен «Яшьләр хәрәкәте тарихы» ачык республика конкурсын оештырды.

Конкурсның максаты – ВЛКСМ тарихын һәм эшчәнлеген чагылдырган материалларны ачыклау һәм бүләкләү.

Җиңүчеләр дип түбәндәге журналистлар һәм коллективлар игълан ителде:

«Иң яхшы телесюжет (телетапшыру) циклы» номинациясе:

1 урын – Шәйдуллин Рамил Госман улы («Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы)

2 урын – «Норлат» телерадиокомпаниясе

3 урын – Шакиев Булат Еркин улы («Татарстан» телерадиокомпаниясе)

«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация циклы» номинациясе:

1 урын – «Хезмәт» газетасы редакциясе
2 урын – Иванычева Ольга Викторовна («Казанские ведомости» газетасы)

3 урын – Шәрипова Зөлфия Әнвәр кызы («Сарман» газетасы)

«Интернеттагы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы публикация циклы» номинациясе:

1 урын – «Нократ» («Вятка») мәгълүмат сайты
2 урын – Ермакова Ирина Витальевна («Идел» журналы)

3 урын –«Мәгариф» журналының «Мәгариф-уку» челтәр басмасы

«Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру) циклы» номинациясе:

1 урын – Алексеева Ләйсән Фаяз кызы («Татарстан» радиосы)
2 урын – Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы (“Актаныш-информ” радиоканалы)

3 урын – Шәрәфиева Люция Рафаэль кызы («Болгар» радиосы)

Гран-при иясе: «Республика Татарстан» газетасы редакциясе.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International