“Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсы башланды

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы  “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.

         “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсы Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калуга һәм үстерүгә өлеш керткән аеруча мөһим һәм талантлы фотоэшләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- “Иң яхшы фото”;

- “Фотоэшләр сериясе”;

- “Портрет”

         Гаризалар 2018 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы,  Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, тел. 570-31-12, e-mail foto-konkurs2018@mail.ru “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” гомумроссия фотоконкурсына.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА - ГАРИЗА

БЕЛЕШМЭЛЭРНЕ ЭШКЭРТУГЭ РИЗАЛЫК

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International