Республика клиник хастаханәсе табиблары «Татмедиа» АҖ басмаларына язылды.
«Газета-журналларга язылу безнең өчен зур әһәмияткә ия. Төп максатыбыз – традицияләрне дәвам итү һәм ветераннарга ярдәм күрсәтү», - дип искәртте Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.
Клиника табиблары һәм бүлек җитәкчеләре «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталары, «Сөембикә» һәм «Татарстан» журналарына язылды.
«Хастаханә тарихында абунәче көне әле беренче тапкыр гына оештырыла. Хезмәткәрләр берникадәр югалып та калгандыр, мөгаен. Бу чыннан да гадәти булмаган һәм бик җылы хисләр. Без үзебез дә моны тоябыз һәм аны башкаларга да бүләк итә алабыз», - диде Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин.