Футбол буенча дөнья чемпионаты Казан шәһәре матбугат үзәге бүгеннән журналистларны кабул итәргә әзер.

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Казан матбугат үзәге 13 июньнән башлап 15 июльгә кадәр көн саен көндезге 10:00 кичке 22:00 кадәр эшләячәк. Медиаүзәк бушлай Wi-Fi, компьютерлар белән җиһазландырылган. Медиаүзәк ике – рус һәм инглиз телләрендә эшчәнлек алып бара. ММЧ вәкилләре шулай ук эш урынында матчларны да карый алачак. Чит илдән килгән журналистларга волонтерлар ярдәм итә. 13 июнь көнне Казан медиаүзәгендә журналистларга “Визит в Татарстан. 1001 и одно удовольствие” стенды тәкъдим ителде. Шулай ук Татарстан китап нәшрияты үзенең продукциясен күргәзмәгә куйган иде.

Кичке якта журналистлар өчен Казан буйлап экскурсия оештырылачак. Алдагы көннәрдә Казанның спорт объектларына экскурсия булыр дип көтелә. Журналистлар өчен аккредитация 20 июньгә кадәр дәвам итә. Гаризаларны https://footballcitymediacenter.ru/ калдырып була. Матбугат үзәкләренең иң соңгы яңалыклары белән әлеге сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International