“Камская новь”- “Кама ягы” газетасы редакциясе “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ һәм Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә Балаларны халыкара яклау көне һәм җылы җәй башлану уңаеннан “Имин юллар” гаилә конкурсы башлану турында игълан итә.
Анда 4тән 7 яшькәчә балалар һәм аларның әти-әниләре катнаша. Ике номинация күздә тотыла. Беренчесе – балалар өчен: А4 форматта “Юл хәрәкәте кагыйдәләре рәсемнәрдә” рәсем конкурсы, ул “Имин юллар” социаль проект кысаларында үткәрелә. Беренче турда катнашкан балаларның әти-әниләре өчен – “4-7 яшьлек балалар өчен кроссворд” номинациясе.
Барлык рәсемнәр һәм кроссвордлар газета сайтына урнаштырыла. Аларны фотога төшерергә яки сканировать итәргә кирәк, аннан газетаның электрон адресына novayakama@yandex.ru җибәрергә була.
Төп приз – балалар велосипеды. Икенче урынга – GPS-трекер сәгате. Өченче урын өчен – үстерүче келәм-пазл. Калган катнашучылар да бүләкләр алачак.
Игътибар: һәр катнашучыдан берәр эш кабул ителә. Конкурста “Камская новь” электрон почтасына novayakama@yandex.ru килгән эшләр генә катнаша. Катнашучының фамилиясен һәм исемен, яшь рәссамнең яшен, элемтәгә керү өчен телефонын күрсәтү мәҗбүр. Эшләрне кабул итүнең мәҗбүри шарты – соцчелтәрләрдә конкурс шартлары белән уртаклашу.
Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Конкурс администрациясе финалга чыгучылар санын киметү (әгәр катнашучының эше 50дән әз тавыш (лайк) җыйса) һәм арттырулар ачыкланганда катнашучылар тавышларын юкка чыгару хокукына ия.
Тулырак мәгълүматны һәм конкурс шартларын газета сайтыннан бу сылтама буенча укыгыз: http://laishevskyi.ru/contest/semeynyy-konkurs-bezopasnye-dorogi