«Яшел Үзән» бәйгесенә старт бирелде

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 1 июньнән, районыбыз башлыгы игълан иткән «Иң яхшы ишегалды» бәйгесенең старт алуын кабат исегезгә төшерәбез.

Исемендә «ишегалды» сүзе кулланылса да, капкагызның эчке ягындагы гүзәллек сурәтләнгән фотолар катнашмаячак. Бары тик йортыгызның урам ягы тирәсенең төрле эшләнмәләр һәм гөл-чәчәкләр белән бизәлеше, чиста-пөхтәлеген тас­вирлаган фотолар гына конкурска кабул ителә. Җәй фасылының һәр өч аенда, үз кулларыгыз белән булдырган матурлыкның сакланышын дәлилләгән фотоларыгызны көтеп калабыз.  Бүләкләр дә, узган елдагы кебек үк, бик саллы булачак.  Фотоларны yashel_uzen@mail.ru почтасына җибәрегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International