«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ВЛКСМ тууына 100 ел тулу уңаеннан «Яшьләр хәрәкәте тарихы» дип исемләнгән Республикакүләм ачык журналистлар конкурсы иълан ителде.
Конкурсның төп максаты – ВЛКСМ тарихын һәм эшчәнлеген чагылдырган материалларны ачыклау һәм бүләкләү.
Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2018 елның 22 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: vlksm2018@mail.ru Тел.: 8 (843) 570-31-12.