Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен игълан ителгән “Каурый каләм” конкурсына нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Ильяс Багауов КФУның «DARELFӨNYN» газетасы сайтында.
Бәйге Бөтенроссия күләмендә уздырылды. Жюри әгъзалары, конкурска килгән эшләрне анализлап, иң яхшыларын сайлап алды. Шушы эшләрнең авторлары КФУга бүләкләү тантанасына чакырылды.
Нәтиҗәләрне игълан иткәнче, җиңүчеләрне КФУның телевизион каналы белән таныштырдылар, Информацион технологияләр үзәгенең бинасы буйлап экскурсия уздырдылар. Милли журналистика кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин шулай ук укучыларга бәйгедә җиңү нинди өстенлекләр бирәчәген аңлатты – Гран-при иясенә һәм номинацияләрдә җиңүчеләргә милли журналистика факультетына укырга кергәндә эчке сынау имтиханын тапшыру кирәк булмаячак.
Тантананың иң мөһим өлеше килеп җитте – нәтиҗәләрне игълан иттеләр.
«Журналистика» номинациясе:
I урын – Сафина Регина ( Апас районы, Шәмбалыкчы авылы мәктәбе, 11нче сыйныф)
II урын – Сөләйманова Айназ ( Аксубай районы, Иске Мукшы авылы мәктәбе, 9нчы сыйныф)
III урын – Фәрхетдинова Альмира ( Казан, 10нчы мәктәп, 9нчы сыйныф)
«Публицистика» номинациясе:
I урын – Гыйззәтуллина Илзирә (Казан, 4нче гимназия-интернат, 11нче сыйныф)
II урын – Сәлмәнов Нияз (Теләче районы, 9нчы сыйныф)
III урын – Әхтәмова Лиана (Тукай районы, Иске Абдул авылы мәктәбе, 9нчы сыйныф)
Җиңүчеләргә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.