3-8 июньдә Казанда «Зөләйха күзләрен ача» сериалында төшү өчен актерлар арасында кастинг үткәреләчәк. Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча күп серияле фильмны «Россия 1» телеканалы төшерә.
Кастингта катнашу өчен «Время кино» дирекциясе почтасына (cinematimekzn@mail.ru) резюме, гариза һәм ирекле формада видеовизитка җибәрергә кирәк.