“ВТ”ныкылар машинада җилдерә

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Узган атнада Татарстан журналистика өлкәсендә эшләүчеләрнең  XXI тапкыр узучы “Бәллүр каләм”  бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бүләкләр 10 номинация буенча бирелде. Быел конкурска гаризалар апрельдә үк кабул ителеп бетте. “Бәллүр каләм” оештыру комитетына Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 1,5 меңгә якын эш килгән. 60 кеше номинант буларак икенче турга узса да, җиңүчеләрнең исемнәре соңгы минуткача сер булып калды.

“Соңгы елларда журна­лис­тикада шәхесләр азайды, дип әйтәләр. Һәр ел саен бү­ләкләрне бирергә кеше юк дип әйтәбез, ә аннары комиссия материалларны укый, телетапшыруларны карый, без бу бүләкләрнең җитмәвен кү­рәбез. Соңыннан Айрат Ри­натович белән бу вәз­гыятьтән чыгу юлын эзлибез”,  – ди тантанада катнаш­кан Татарстан Журналистлар берлеге рәи­се, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.

 Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәй­миевкә  моннан 20 ел элек үк инде “Бәллүр каләм” бирмәк­че булалар.  Әмма моны эш­ләү насыйп булмый кала. Ниһаять, аңа 2018 елның иң яхшы ньюсмейкеры буларак “Бәллүр каләм” премиясе тапшырылды. Татарстан Дәү­ләт Ки­ңәшчесе  халык алдындагы шәхес буларак, ел дәвамында матбугат чаралары игътибар үзә­гендә булган һәм “Танылу” номинация­сендә билгеләп үтелде. 

– Ул авыр вакытлар иде. Кая анда конкурста җиңүче булу?!  Исән калганыбызга рәхмәт, – ди Минтимер Шәй­миев. – Икенче елга да бу сәхнәдә торсам, аптырамассыз. Әле күптән түгел эш бүлмәмә бер төркем яшьләр килеп керде. Туган авылымда парк төзе­мәк­челәр икән. Яшьләрнең сүзләре шулка­дәр  күңелгә үтеп керә. Авыл уртасында фонтан ачыласы икән. Ышанасы да килә, әмма әле бит авылда маллар да йөри. Шәһәрдә үскән яшьләр авылны бөтенләй күз алдына китерми төсле тоелды. Авыл җирлеге, район башлыгы белән хәл итәргә кирәктер, дигән сүзләр дә әйтеп җи­бәрдем, – ди ул. – Озак та тормады, бу хакта язып та чыктылар. Ә нәрсә? Факт бар. Яшь­ләр минем янга килде, сөй­ләшү бул­ды. Менә шуңа күрә да­ның еракларга китүгә аптырыйсы юк, – ди ул ярым шаяртып.

“Журналистикада исем” номинациясендә “Идел” жур­налының баш мөхәррир урын­­басары Гөлүсә Закирова, “ТНВ”  каналы журналисты Венера Аитова, “Российская газета”дан Ольга Кондрева җи­ңүче булдылар.

– Эшемне югары бәя­ләгәннәренә чиксез шатмын. Бу минем генә түгел, бөтен командамның җиңүе. Иң беренче чиратта мине аңлаган гаиләмә, әти-әниемә рәх­мә­темне җиткерәм. Бик шатландым. Арып-талып эшләү­ләр онытылды. Киләчәктә тагын да тырышыбрак эшлисе килә хәзер, – ди “Таяну нок­тасы”н алып баручы Венера Аитова.

Мамадышның масса­кү­ләм мәгълүмат чаралары җи­тәкчесе,  “Нократ” га­зетасы­ның баш мөхәррире Светлана Ханованың да “Бәл­лүр каләм”е бар хәзер.

– Җиде ел редактор булып эшләгәндә, ел саен хез­мәттәшләрем катнашып җиңеп килде. Барысының да мондый зур бүләкләре бар инде. Быел алар үзләре мине бу чарада катнашырга өн­дәде. Бераз куркып та калдым. Баш мөхәррир башың белән, алып булмаса? Ә бит катнашучыларның барысы да үз эшенең осталары. Тә­вәккәлләп ел буена башкарган эшләремне җи­бәр­дем. Күңелдә җиңәсе килү те­ләге бар иде. Өмет тә яшәде. Кулыма “Бәллүр каләм”не алуга бик сөендем. Миңа ышаныч белдергән хез­мәттәшләремә зур рәхмәт, – ди ул.

Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән кон­курс­та җиңүчеләрне Татарстан Премьер-министры Алек­сей Песошин котлады. Аның кулыннан иң зур бү­ләкне хез­мәттәшебез, “Ватаным Татарстан” газетасы мө­хәррире урынбасары,  го­ме­ренең 46 елын журналистикага багышлаган Габделбәр Ризванов алды. Аңа “Бәллүр ка­ләм” сыны һәм “LADA Kalina” автомобиле тапшырылды.

– Әлегә кадәр ышанып бетә алмыйм. Олы бү­ләк булды бу. Күп милләтле Татарстаныбызда хезмәт кешесенә хөрмәт зур. Армый-талмый хезмәт, тырыш­лы­гыңны кызганма гына. Мин бик шат­мын. Бу куанычлы мизгелне минем белән бергә ур­так­лашкан һәркемгә дә шундый бәхет елмайсын, – ди ул. Ә без – “ВТ”лылар әлеге ма­шина­ның Габделбәр Газизовичка озак еллар хезмәт итүен телибез.

Алексей Песошин  каләм әһелләренә дәүләт бүләк­лә­рен дә тапшырды. Алар арасында “Ватаным Татарстан”­ның үз хәбәрчесе Гөлсинә Хә­бибуллина һәм баш мөхәр­рир Миңназыйм Сәфәров та бар. Алар “Та­тар­станның атказанган матбугат һәм мәгъ­лүмат чаралары хезмәткәре” дигән  мактаулы исемгә лаек булды. Хезмәт­тәшләребезне чын күңелдән тәбрик итәбез!

P.S: “Ватаным Татарстан” газетасының юбилее узса да, әле дә котлаулар кабул итәбез, коллективыбыз төр­ле чараларда катнаша. Кичә Казан (Идел буе) федераль университетында “Татар телле мәгълүмат кырының үсеш проблемалары: тарихи тәҗ­рибә һәм заман чакыруы” дип исемләнгән халыкара фән­ни-гамәли конференция узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International