ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ СОЦИАЛЬ ЮНӘЛЕШТӘГЕ КОММЕРЦИЯЧЕЛ БУЛМАГАН ОЕШМАЛАРЫ ЭШЧӘНЛЕГЕН ИҢ ЯХШЫ ЯКТЫРТУГА КОНКУРС

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителде. Сезне әлеге конкурста канашырга чакырабыз!

 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)»;

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)»;

«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма»;

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма».

Документлар 2018 елның 3 сентябренә кадәр (бу датаны да кертеп) «Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс» билгесе белән “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 нче йорт, 6 кат (матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге) китереп тапшырыла, почта аша яки konkurs.nko@tatar.ru электрон почтасы аша җибәрелә,  белешмәләр өчен тел.: 8(843) 570-31-04 (Шакирова Регина).

НИГЕЗЛӘМӘ

ПЕРСОНАЛЬ БЕЛЕШМӘЛӘРНЕ ЭШКӘРТУГӘ РИЗАЛЫК

АНКЕТА-ГАРИЗА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International