«Татар рухы һәм каләм» VIII Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе дәвам итә

2018 елның 18 мае, җомга

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.

Бәйгене оештыручылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

Бәйгегә эшләр 2018 елның 1 октяберенә кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты адресы:420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 105 кабинет. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе. Телефоннар: (843) 236-59-16. Факс: +7(843) 264-63-37. Почта аша җибәрү адресы: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы.

НИГЕЗЛЭМЭ

АНКЕТА-ГАРИЗА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International