“Ачык ишекләр” һәркемгә ачык

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Университетның Югары журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский бүген медиамәйданда киң эшчәнлек алып барылуын, бу юнәлештә ялкау бул­саң гына эшсез калырга мөмкин икәнлеген белдерде. Булачак хезмәттәшләре белән очрашуга күптән тү­гел генә вузны  тәмамла­ган яшь креатив белгечләр дә чакырулы иде. Алар бүгенге медиаэшчәнлекнең асылы турында сөйләделәр. Яшь­ләр заманча алымнарны кул­ланып эшли белү­ләре бе­лән дә игътибарны  җә­леп итте. Бигрәк тә кичә­ге студентларның бүген магистр һәм аспирант буларак чыгыш ясаулары абитуриентларда кызыксыну уятты. Булачак студентларны журналистика мәктәбен үт­кән шәхесләр белән дә таныштырдылар. Бу өлкәдә озак еллар эшләгән белгеч­ләр дә сүз алды. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров  мәктәп укучыларына журналистның санаулы гына товар булуын аң­латып күрсәтте. 35 ел дә­вамында шушы өлкәдә эш­ләгән белгеч кенә түгел, педагог буларак та, журналис­тикада үз йөзеңне, үз ка­лә­меңне үзең генә булдырырга мөмкин булуын әйтте ул.


Очрашуда радио һәм телевидение осталары да катнашты. Иң мөһиме, сөйлә­шүгә мәктәп укучылары да шактый күп килгән иде. Ачык ишекләр көнен ап­рель аенда үткәрүне дәвам иттерер­гәме, әллә аны яңа уку елы башлануга уздырыргамы?  Вуз укытучылары әнә шундый уйга калган. Билгеле булганча, югары уку йортларына керү мәктәптә БДИ сайлауга да бәйле.  Апрель башында кая барасы, нинди фәннән имтихан бирәсе­ләре тәгаенләнгән була. Абитуриент очрашуга бу хакта белеп килә. Арча районыннан килгән Айзилә Сабирова да БДИны декабрь аенда ук сайлаган. “Танышырга дип килдек. Монда укырга керергә уйлап торабыз”, – ди ул. Очрашуга Түбән Кама шәһәреннән  Ирина Мирзаханова да кызы белән килгән иде. “Без 9 сыйныфтан соң ук шушы юнәлешне сайларга карар кылдык. Иҗади конкурсларда күп катнаштык. Хәзер көн-төн имтиханга әзер­лә­нәбез. Мәктәптә укытучылар да өстәмә шөгыльләнә. Репетитор да кирәк.  Кызым үзе дә әзерләнә”, – ди ул.

Ә иҗади имтиханга кил­гәндә, булачак студентлар аны язма формада һәм тел­дән тапшырачаклар. Алар­ның һәрберсе 100 балл эчендә бәяләнәчәк. Журналистика юнәлешен сайлаучыларга башкалардан аермалы буларак документларны 10 июльгә кадәр үк тапшырырга кирәк, чөнки июль ахырына кадәр вузда иҗади имтиханнар тапшыру да тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International