Бәйгенең шарты бик гади - туган авылыгызның табигате, истәлекле матур урыннары, урамнары фотоларын (1-3 фото) безгә shahri-kazan@tatmedia.com, https://vk.com/id160603721 адресына юллагыз.
Фотолар 1 февральдән 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Килгән фотолар "Шәһри Казан" сайтына куела һәм 16 апрельдән 18 майга кадәр тавыш бирү этабы була.
Иң күп тавыш җыйган авылга "Шәһри Казан" журналистлары, җырчы һәм язучылар белән кайтып концерт оештыра һәм җиңүче авыл турында безнең газетада язма басылачак.
Димәк, башладык!