Конкурска эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар, кече бизнес предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, физик затлар, хәйриячеләр фонды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кебек җиде категория буенча нәтиҗә ясалды.
“Бүгенге бәйрәмдә катнашучыларны сәламлисем килә. Ел саен без җыелабыз, йомгак ясыйбыз, иң актив хәйриячеләрне билгеләп үтәбез, алар арасында аерым компанияләр дә, физик затлар да бар. Әлбәттә, киләчәк буыныбыз тәрбияләнүче күп балалы гаиләләребезне дә чакырабыз”, - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Ел хәйриячесе – 2017” конкурсы күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 11 нче мәртәбә уздырыла. “Безнең хәйриячеләр мәрхәмәте белән без күп кенә мөһим мәсьәләләребезне хәл итәбез. Без аерым категория балаларга ярдәм күрсәтү, балаларны мәктәпкә әзерләү программалары турында әйтәбез. Эре проектлар арасында – Борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен, Мәрьям ана Казан иконасы соборын торгызу. Битараф булмаган гражданнар җәлеп ителә торган башка инициативалар да бар”, - диде Татарстан Президенты.
Ул хәйриячеләр эшчәнлеген югары бәяләде. “Без һәрвакыт башка кешеләр өчен мәрхәмәтле эшләр башкарганнарга рәхмәт белдерергә тиеш. Мин барлык хәйриячеләргә, ветераннарга һәм дини конфессияләр вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Билгеле инде, безнең өчен үз балаларына гына түгел, тәрбиягә алган балаларына да күңел назын кызганмаган гаиләләр үрнәк булып тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов.