Казанда Галимҗан Ибраһимовның хәер-фатихасы белән дөньяга аваз салган "Мәгариф" журналының 105 еллык юбилеен билгеләп үтәләр һәм басманың меңенче саны дөнья күрәчәк. Бу турыда "Мәгариф" журналы хәбәр итә.
Әлеге санда "Мәгариф" журналының редколлегия әгъзалары, фикердәшләре, авторлары үзләренең мәгариф өлкәсе белән бәйләнешле истәлекләр, котлаулар урын алган.
Бу саннан башлап, журнал битләрендә укытучыларга һәм ата-аналарга ярдәм йөзеннән, "Синең киләчәк һөнәрең" рубрикасы белән урта махсус һәм югары уку йортлары турында мәгълүмат чыга башлаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.