«Многоликая Россия» XI Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсына материаллар кабул ителә башлады

2018 елның 6 марты, сишәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» XI Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы игълан ителде.

Конкурсның төп максаты - мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2018 елның 1 августына кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: mnogolikaya2018@mail.ru. Тел.: 8 (843) 570-31-12.

ПОЛОЖЕНИЕ

АНКЕТА-ЗАЯВКА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International