Минтимер Шәймиев татар активистларын милли матбугат эшчәнлегендә катнашырга өндәде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар газеталары эшчәнлегендә татар яшьләре активистлары катнашырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул кичәге очрашуда әйтте.

“Татар газеталарын укып барам мин. Кайбер газеталарда сезнең катнашыгыз кирәк, дип саныйм мин", - дип мөрәҗәгать итте ул татар яшьләренә.

"Бик матур татар газеталары бар, аларны баетасы бар. Тиражлары җитми дип кенә ятсак... Читтән карап тәнкыйтьләү мич башыннан бүре куу була ул”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International